"Тамада" сүзе кайдан килеп чыккан?

Журналист Рәсим абый Хәбибуллинга бер дус тамадасы тамада дип дәшүгә каршы чыккан. "Мин алып баручы" дигән ул. Ә "тамада" сүзенең ни аңлатканын Рәсим абый постыннан белерсез:

Бүген, күптән шалтыратмаган бер дус егет шалтыратт: "Рәсим абый таныйсыңмы?" - ди. Мин әйтәм, "таныйм, син бит күренекле тамада бит инде", дим. "Рәсим абый, нигә мине мыскыл итәсең, мин тамада түгел, мин мәҗлесләр һәм туйларны алып баручы", ди дускынаем. "Соң шул туйлар алып баручыны "тамада", дип атыйлар бит инде", дим. Ул миңа тамаданың кем икәнен аңлатып бирде. Кавказда элек мәҗлес алып баручыларны сайлар өчен, аракы эчү ярышы уздырганнар икән, кем иң күп эчә һәм ныгытып исерми, шуны тамада дип атаганнар. Менә сиңа тамада...

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии