Тамада Зөлфәт Зиннуров туйны ашый-ашый да алып бара ала (ВИДЕО)

Төрле туйларда булган бар. Һәркайсында тамадаларны жәлли идек. Кунаклар дүртенче, бишенче тәлинкә ризык ашаганда тамадалар эшләргә мәҗбүр, бер сынык ипи кабарга да вакытлары юк.

Хәер, тамадаларның да төрлесе була. Кайбер өлгер алып баручылар ашый-ашый сөйли ала. Менә, мәсәлән, Зөлфәт Зиннуров. Кунаклар тост тыңлауга бүленгән арада ул тамак ялгарга өлгерә. Алай гына да түгел, авызының бер чите белән генә "Во, маладис!" дип әйтергә дә мөмкинлек таба.

"Тамагың ачса, әллә ниләр эшләрсең! Кем эшли - шул ашый!" - ди Зөлфәт әлеге видео турында:

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии