Тамашачыны алдаган җырчыга биш миллион сум штраф cалачаклар

Дәүләт Думасында шоу-бизнесны тәртәгә кертүче канун өлгесен карый башладылар. Җырчы концертта тере тавышмы, фонограммамы тыңлатачагын тамашачыга афишада ук күрсәтергә тиеш була. Күрсәтмәсә – акчалата җәзага тартыла.
Фонограмма белән чыгыш ясаучы җыр­чыларга тиздән штраф салырга мөмкиннәр. Русия Дәүләт думасына шул хактагы канун өлгесе кертелгән. Канун өлгесен әзерләүчеләр фикеренчә, җырчы концертында фонограммадан файдалана икән, ул бу хакта тамашачыларга алдан хәбәр итәргә тиеш. Концертка килүчеләргә мондый мәгълүмат бирелмәгән булса, алар билет өчен түләгән акчасын кире кайтара алачак, дип хәбәр итә "Азатлык" радиосы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
17.10.2013 09:54:20

бар икән))))))
аларның көчәнә-көчәнә тере тавыш белән җырлаулары бик кирәк иде

16.10.2013 16:04:22

Азатлык соңга калган, бу хакта ТНВ Хәбәрләре моннан ярты ел элек үк сюжет күрсәтте бит инде.

Последние комментарии