Татар эстрадасы артистлары Казан зоопаркында чыгыш ясаячак
Балаларны яклау көне уңаеннан Казан зоопаркы “Болгар” радиосы белән берлектә бәйрәм уздыра. 1 июнь көнне монда татар эстрадасы артистлары катнашлыгында концерт үтәр дип көтелә.
Бәйрәмгә килүчеләр Илсаф, Булат Нигъмәтуллин, Альбина Апанаева, Индива, Сәнифә Рангулова, Сәгыйть Гыйбашев, Алмаз Гайфуллин, Гөлназ Батталова, Винарис Илъегет, Чәчкә, Ирек Гыйбадуллин, Ирина Сайфуллина һәм татар эстрадасының башка артистларын күрә алачак.
Балалар өчен махсус күңел ачу программасы, бүләкләр һәм күчтәнәчләр дә каралган. Бәйрәм көндезге сәгать 12дә башлана.
Комментарии
Ул болгар радиосын шул зоопарк маймыллары гына тыңламаса инде.
маймылларны маймылланып шаккатырмакчылар микәнни?