“TATAR RADiOSI” директоры һәм шоумен Алмаз Миргаязов 3нче тапкыр әти булды!

Миргаязовлар гаиләсендә зур сөенеч! Шушы көннәрдә яраткан тормыш иптәше Флүзә Алмазга (Әмир Исламовка) сау-сәламәт ир бала бүләк итте.

Бәбинең буе 52 см, авырлыгы 3450 гр. Бәби дә, әни кеше дә үзләрен яхшы хис итәләр, аларны инде өйгә алып кайттканнар. Сабыйга әти-әнисе Аслан дип исем кушырга ниятли.

Шунысы куанычлы, Миргаязовлар гаиләсендә Аслан өченче бала. Алмаз һәм Флүзә Миргаязовлар Ислам исемле малай һәм Алсу исемле нәни кызчык үстерәләр.

"Туйлар.ру" сайты Алмаз һәм Флүзәне чын күңелдән котлый. Балаларыгызның игелеген күрегез!

tatarradio.ru материаллары кулланылды.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
23.04.2012 12:21:09

Алмаз, Флузэ, бэлэкэчегез белэн котлыйбыз. Афэрин,булдыргансыз, ишле гаилэгездэ куаныч артсын.Балаларыгызны тигезлектэ устерегез.Бэхет, шатлык, иминлек телибез.

Последние комментарии