Татарда беренче тапкыр "Тамада-шоу" тамашасы үткәреләчәк

Хәер, татарда шәп тамадалар, туй оештыручылар бар. Алар татар туй индустриясен булдыра дисәк, бер дә арттыру булмас. Алай гына да түгел, алар татар милли гореф-гадәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыручылар да. Чөнки туй белән бәйле йолаларны нәкъ менә татар тамадалары популярлаштыра, таныта.
Шушыларны истә тотып, Замирә Рәҗәпова зур эшкә тотынган. Туй индустриясендә эшләүче берничә фикердәшен котыртып, "Тамада-шоу" оештырырга булган ул. Инде урыны һәм вакыты да билгеле: 14 апрель, Филармония залы. Әлеге проект бик кызыклы булырга охшаган. Сәхнәдәге тамашага кадәр интернетта кызыклы бәйге игълан ителәчәк. Шартларын алдагы көннәрдә игълан итәчәкбез. "Тамада-шоу"ның генераль мәгълүмати партнерлары - "Матбугат.ру" һәм "Туйлар.ру".
Билетлар инде сатуда. Һәр сатып алучыны генераль спонсор "Алмаз-Холдинг"тан бәхет кошы сурәтләнгән кулон көтә. Шулай ук әлеге билетлар белән зәркән товарларын 5% ташлама белән сатып алып булачак.
Комментарии