Татарстан президентының олы улы француз кызына өйләнә

16 август көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның олы улы Ирек буйдак тормышы белән саубуллашачак. Бу көнне ул француз кызы Антония Гишарга өйләнәчәк.
Ирек һәм Антониянең рәсми сайтларындагы мәгълүматка караганда, туй Казанда узачак. Франция кунаклары исә махсус самолет белән Татарстан башкаласына киләчәк.
Бәйрәм ике көн дәвам итәчәк. Беренче көнне язылышу чарасы һәм тантаналы кичке аш тантанасы узачак. Икенче көнне исә кунакларны куңелле "вечеринка" көтә.
Комментарии
Антония Миннеханова))))))))))))))))
*кыланып та карыйлар* дип, нэрсэсе кылану сон анын.ике яшь кавышкан икэн,бэхетлэре булсын.курелмэгэн эйбер тугел бит.....
"Татарстанга файда булырмы икән?"
Хэзер Франция белэн Татарстан турыдан-туры монэсэбэткэ керэ бит инде. Элбэттэ, файда булачак-татарлар артачак.
Чибәр булырга охшап тора. Туйдан соң кайда яшәячәкләр икән?
Чыгышы белән чи татар авылыннан булган Миннехановлар гаиләсенә бу чит ил кызы ничек килеп керер икән? Үзе белән Франциягә алып китмидер бит егетне? И-и, беткән микәнни соң татар кызлары?!
Кыз нинди семьядан икән? Ата-аналары байлармы? Кем ачыклый ала?
Заманнарда ил башлары,туганлашканда, ил мәнфәгатләрен дә күз алдында тотканнар бит...
Татарстанга файда булырмы икән?
Кыланып та карыйлар!!!!