Татарстанда 16 яшьлек пар гаилә корган

ЗАГС хезмәткәрләре гаилә корырга теләүчеләр яшенең тагы да үсүен билгели, узган ел бу күрсәткеч 45 яшькә кадәр күтәрелгән.
Әмма Әлмәттә аннан да өлкән яшьтәге гаилә пары да теркәлгән – 80 яшьлек кияү белән 68 яшьлек кәләш уртак тормыш башлап җибәргән.
"Әлмәт таңнары" хәбәр итүенчә, бик яшьли гаилә корган әлмәтлеләргә 16 шар яшь булган.
 
Узган ел барлыгы 1415 гаилә теркәлгән булса, әлмәтлеләр саны 2748 кешегә арткан, 14605 гаилә ана капиталына сертификат алган.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии