Татарстанда бер ир кызын әкияти каретада кияүгә биргән

Яшел Үзән районының Норлат авылы кызы Аделия Гарипованы гадәти булмаган агач каретада кияүгә биргәннәр. Кәләшнең әтисе бердәнбер кызы өчен әкияттә генә була торган гаҗәеп арба әмәлләгән. Фәһим абый кызы өчен күптән үзенчәлекле бүләк ясарга хыялланган. Башта каретаның сызымнарын нечкәлекләренә кадәр уйлап күңелендә йөрткән, кыш буе бу арбаны ясаган.
Кәләш белән кияүнең авыл урамнары буйлап атта, агач каретада узуын барысы да гаҗәпләнеп, сокланып карап калган, дип яза ШК.
 
 
“Кызыбызның үсеп җиткәнен сизми дә калдык. Менә ул үз гаиләсен кора. Кызыбыз хәзерге кебек гомере буе бәхетле булса, безнең өчен иң зур шатлык шул. Кызымның гаиләсе нык булсын иде”, –  ди Фәһим абый .

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии