Театр бинасында язылышу тантанасы – туйның онытылмас мизгеле (ФОТО, ВИДЕО)

Кәрим Тинчурин театрының уникаль тәкъдиме милли җанлы яшьләр күңеленә хуш килер. Туегызны онытылмаслык итеп үткәрәсегез килсә, язылышу тантанасын һәм бәйрәм фотосессиясен театр бинасында уздырырга мөмкин.

Казанның үзәгендә урнашкан Кәрим Тинчурин театры зур ремонттан соң тамашачылар өчен ишекләрен ачты. Күз явын алырдай интерьер, затлы колонналар, баскычлар, люстралар – барысы да театрда яңа халәт, яңа атмосфера, яңа аура тудырды. Монда уздырылган тантаналы чаралар туегызның матур мизгелләре булып истә калыр. Берсеннән-берсе затлы фотоларны карап, шушы бәхетле минутларны бер сагынырсыз. 

Фотога төшү бәяләре:

кияү+кәләш+шаһитлар = 3000 сум.

кияү+кәләш+кунаклар = 5000 сум.

Белешмәләр өчен телефон: 236-53-43, 89372812324
Аренда вакытын һәм шартларын бер атна алдан килешәсе.

Рәхим итегез! 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

Искиткеч матур ШЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭЭППППП.

Последние комментарии