"Тәхетләр уены" сериалы геройлары татарча Эльмира Кәлимуллина тавышы белән сөйләячәк

Татарстан Республикасының атказанган артисты, "Голос" телепроектының беренче сезон финалисткасы Эльмира Кәлимуллина "Беренче studio" проектында катнашты. Артист кыз “Тәхетләр уены” сериалы геройларын татарча тавышландырачагын хәбәр итте.

"Дуслар!!! Сезгә яңалык ирештерергә ашыгам! Мине бик кызыклы проектта катнашырга чакырдылар. “Тәхетләр уены” сериалы геройларын татарча “сөйләштерергә “ тәкъдим иттеләр! Тиздән җентекләбрәк җиткерермен!" дип хәбәр итә Эльмира Instagram битендә.

"Һәм миндә бер сорау: сез ничек уйлыйсыз, әлеге риваятьнең кайсы герое минем тавыш белән сөйләшер икән, мин аларның кайсын “тавышландырырмын” соң?" – дип җырчы үз иҗатына битараф булмаучыларга сорау юллаган.

Чыганак: "Татар-Информ".

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии