Тина Канделаки Татарстанны һәм Казанны ни өчен яратуын әйтте

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист Тина Канделаки Татарстанга, Казанга карата мәхәббәтен белдерде. Бу хакта ул бүген “Татнефть-арена”да узучы “Перезагрузка 2.0” бизнес-форумында чыгыш ясаганда сөйләде.
“Мин Татарстанга килергә һәрвакыт ашкынып торам. Чөнки мин чыгыш ясыйсы мәйданчыклар да, кешеләр дә үзгәреп тора. Мин инде 18 ел киләм Казанга. Әмма бүгенге мәйданчык - иң зурысы. Бүген монда алган белемнәр сезгә алга таба үсәргә мөмкинлекләр бирсен”, - диде журналист.
 
“Перезагрузка 2.0” бизнес форумында 9 мең кеше катнаша. Тренинг көн буена барачак. Аны Чаллының “ИТ-паркында онлайн күзәтеп була.
Тина Канделаки республиканы һәм аның башкаласын яратуын да дәлилләп күрсәтте, дип яза агентлык.
 
“Мин Татарстанны ни өчен яратам соң? Казанга минем төрле сыйфатларда килгәнем булды. СТС телеканалына алып баручы булып та килүемне дә беләсез. Миңа монда ошый, мин Казанны яратам. Татарстан халкының үз-үзен һәрвакыт камилләштерергә омтылуы шаккатыра мине. Әгәр уку һәм үсеш буенча ниндидер мөмкинлекләр бирелгән икән, Татарстанда аны һәрвакыт кулланалар”, - диде “Матч ТВ” каналы генераль продюсеры, журналист Тина Канделаки.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии