Туфан Миңнуллинның оныгы өйләнде

Яңа елның бәйрәм ялларында Туфан Миңнуллин һәм Нәҗибә Ихсанованың оныгы Данияр да өйләнде. Кәләшнең исеме - Лилия. Лилия Казан кызы булса да, яшьләр Германиянең Халле шәһәрендәге Мартин Лютер исемендәге университетында белем алганда танышкан.

Бүгенге көндә яшьләр чит илдә яшәүләренә карамастан, никах мәҗлесләрен Казанда туганнары белән бергәләп уздырды. 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
27.01.2014 17:47:26

Бэхетле булсыннар,суз дэ юк.
Тик Данияр кебеклэрнен туган илгэ кирэк булуы Туфан абый кебек депутатлар кулында тугелмени?Беренче чиратта алар уйларга тиеш,яшьлэрнен килэчэге турында!
Гадэти кешенен баласын чит илдэ укытырга момкинлеге бармы сон?
Уртэр очен яздынмы Галиябану?

26.01.2014 17:49:10

Бәхетле булсын яшь парлар! Туфан абый исән булса бик сөенер иде мәрхүм. Данияр укып бетергәч туган илгә кайтып хезмәт итәр дип уйлыйбыз.Әгәр аның белеме, акылы бу илгә кирәк булса.Шуңа күрә, юкка кайгырасыз һәм әрлисез булыр апайлар.Булдыра алсагыз сездә чит илдә укытыгыз балаларыгызны. Туфан абый милләткә күп хезмәт итте. Һәр татар ул эшләгәннең уннан берен эшләсә дә бүгенгедәй мескен хәл дә булмас иде татар!

20.01.2014 19:03:51

Киңәш! Мин көнче түгел, дөресен язам. Укытучының чын эшләп алынган хезмәт хакына әллә кая бара алмыйсың, сыер савөчыныкына да. Ә нигә шул депутатларныкы гына йөри дә,министрларныкы. Бәлки, сезнеке йөридер чит илгә күршегә кергән кебек?! Чын хезмәт хакына әллә кая бара алмассың! Болай гына язуым. Аллага шөкер, сәвит мәктәбендә дә балаларым бик яхшы укый, ләкин акча эшләргә генә өйрәнә алмыйлар. Чит илдә бит анда укытмыйлар, акча эшләргә өйрәтәләр. Аларның мәгарифе шундый.

16.01.2014 19:30:43

Эйдэ курсэт бер юлын, кинэш!
Берсен белэбез,дэусоветта егеме ел утырасын да,аласын бер айда сыер савучынын бер еллык хезмэт хакын.

Инде ил белэн батып барабыз букка, иле белэн ялкаумы татар?

16.01.2014 14:04:29

Укытучы, мин дә сезнең кебек көнче кешенең улы турында бер сүз дә язмас идем.Акча эшләүнең юллары күп. Ялкау татар - букка батар! Балагызны укытасыгыз килсә - акча эшләгез күп итеп.

15.01.2014 23:42:01

Чит илдэ бала укыту тугел, уз илендэ кочкэ очын -очка ялгаучылар куп.

13.01.2014 21:10:03

Мин дә чит илдә укытыр идем! Минем дә улым өйләнде. Бер дә кычкырып йөрмим. Мин дә алар кебек КЕШЕ!!!

11.01.2014 15:12:25

Эйе,алар оныклары очен дэ без шатланырга тиеш Милэш.
Тик менэ нигэ башкаларнын момкинлеге юк анын очен,нигэ 20 ел буе бер сузне такылдап утыручыларда гына ботен момкинлек?

Доньяны монда болгаталар,э яшэулэре тегендэ?

11.01.2014 09:35:26

Туфан абыйни бик тә ярата идем, хәзердә яратам. Бөек кеше! Аның оныгы өчен дә бик шатланам. Мөмкинлегем булса мин дә шулай эшләр идем. Булдыралгач афәрин!

09.01.2014 19:30:58

Барсы да баласын чит илдэ укыта.
Бу илне яратабыз дип,мактанышалар. Лэкин момкинлек булу белэн балаларын чит илдэ урнаштырасылар.

09.01.2014 13:58:57

Чын күңелдән котлыйбыз! Гомерле,бәхетле никах булсын!

Последние комментарии