Туй алдыннан кияү кәләшен сынарга булган

Лондонда яшәүче бер бик бай егет өйләнергә карар иткәч, сөйгәнен сынап карарга булган. Чөнки аңа көн саен кызлар мәхәббәтләрен белдереп, һәркайсы тугры һәм мәңгелек сөю вәгъдә итә икән.
Шулай итеп, сайлаган яры белән законлы никахка керер алдыннан, бу егет "һөнәри аздыручы" ялларга була (гомумән, андый төр хезмәт күрсәтү бар). Булачак кәләшен ул өзелеп яратса да, аның кияүгә чыгарга атлыгып торуы ниндидер шик уяткан. Өйләнешү алдынан кыз никах килешүе төзүдән баш тартуы да күңеленә шом салган. Аздыручы эзләп мөрәҗәгать иткән агентлыкта анкета тутырганда, үзе турында ул "бер суксаң, тимер өзәрдәй егет" түгеллеген ассызыклаган.
 
Түшәктә дә канәгатьләндерә алмагач, байлыгымнан башка тагын нәрсәгә кызыкты икән дип башын катырган. Шушы тынгысыз уе аны кәләшен сынап карарга этәргән. Моның өчен ул агентлык вәкилләреннән бик чибәр, озын буйлы, мускуллы егет табуларын үтенгән. Бай булып күренү өчен актёрга вакытлыча затлы йортын биреп торган. Бу хезмәт өчен ул 1,2 миллион сум акчасын чыгарып салырга әзер. 
 
Автор : Каспранова Ләйсән, Өмет
Чыганак: mk.ru
Фото: Ачык чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии