Туй мәҗлесе оештыручылар өчен мөһим киңәшләр
Башкару вакыты графасына конкрет дата куегыз.
“Җаваплы кеше” графасына бу эшләр өчен җаваплы ярдәмчегезнең исемен языгыз.
“Искәрмә” графасына мөһим детальләрне, нечкәлекләре белән тәфсилләп язып барыгыз.
Вак-төяккә дә зур игътибар бирегез!
1. Барысын да кәгазьгә язып барыгыз! Уңайсыз хәлдә каласыгыз килмәсә, блокнот булдырыгыз. Телдән килешүләрне кешеләрнең күпчелеге оныта.
2. Килешүләрнең барысында да тиешле кешеләрнең имзалары бармы икәнен тикшерегез.
3. Киңәшләрне тыңлагыз. Фирмаларның эшчәнлеге ничә ел булуын белешегез.
4. Лицензияләрне сорап карагыз.
5. Һәрвакыт каядыр ашыгучы, сезгә карата хөрмәт күрсәтми сөйләшүче кеше белән аралашмагыз. Кешеләр сезгә ошамаса, алар белән эш йөртмәгез.
6. Белештермичә имза куймагыз.
Туй блокноты – сезнең иң ышанычлы ярдәмчегез!
Комментарии