Туй өстәле артында утыру кагыйдәләре

Туйда, сый-нигъмәт, приборлар күплегеннән баш әйләнеп, оятка калмас өчен, алар турында бераз мәгълүмат белү хәерле.
Һәр ризыкны ашау тәртибе бар.

 

- Ашаганда пычакны уң кулда, чәнечкене сул кулда тоталар. Пычак белән чәнечкенең сабы кул учына кысылган була.

- Бутербродларны гомуми тәлинкәдән кул белән алалар.

- Кисеп кулган колбаса һәм итне чәнечке белән алып, үз тәлинкәңә салып, пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашыйлар.

- Сырны чәнечке белән алалар.

- Балыкны пычак белән кисәкләргә кисеп, чәнечке ярдәмендә ашыйлар.

- Атланмайны махсус пычак белән алып, ипигә сылыйлар.

- Кош итен пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашыйлар.

- Салатларны гарнир итеп бирәләр, шуңа күрә аларны пычак һәм чәнечке белән ашыйлар.

- Бәрәңге, яшелчәләрне чәнечке белән вак өлешләргә бүлеп кабалар.

- Десертны десерт кашыгы белән ашыйлар.

- Җиләк-җимешне җиләк-җимеш пычагы һәм чәнечке белән ашыйлар. Алма һәм грушаны, кабыгын чистартып, кисәкләргә бүлеп кабалар.

- Әгәр өстәлгә милли ризык куйсалар һәм сез аны кайсы яктан тотып ашарга белмәсәгез, хуҗалардан сорагыз яки башкаларның ничек итеп бу ризыкны ашавын күзәтегез.

- Ашап бетергәннән соң, пычак белән чәнечкене бер-берсенә параллель итеп куялар, чалыштырып калдыру килешми.

Дистәләгән кагыйдәләрнең алда искә алынган берничәсен генә истә тотсагыз да, сез, һичшиксез, кыен хәлдә калмассыз.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
14.04.2013 20:50:43

Рэсемегездэ ук хата.
Пычактан ашау дурной тон санала,кулетырныйлар арасында.
Аннан халык эйтеме,пычактан ашасан,усал буласын,-дигэн суз дэ бар.


Исем китэ,кем сезнен тэржемэ эшлэре очен жавап бирэ?
Пычак белән чәнечкенең сабы кул учына кысылган була.))))))
Аяк учы да була инде алайса!

14.04.2013 16:02:37

Безнең кебек гади кеше андый нечкәлекләрне белми инде, үзе ничек булдыра,шулай ашый.

Последние комментарии