Туйда “ак сакаллы” кунак (ФОТО)

Әлеге фотоны журналист Илдар Миргалимов Түбән Камада төшереп алган. Туйлар өчен бу сирәк күренеш. Үзегез карагыз:

“Хатынымның абыйсы туена кайткан идек. Ремонт эшләре бара торган ЗАГС каршында менә шундый машинага тап булдык, - ди Илдар. - Күрәсең, аның хуҗасы туйларда хезмәт күрсәтеп акча эшлидер”. Менә шулай, берәүләр искелектән ояла, ә икенчеләр, киресенчә, аны бәйрәмнең түренә уздыра. Затлы иномаркалар янында ак сакаллы “Волга” чыннан да бик оригиналь. Хәле дә күзләр генә тимәсен – ялтырап тора. Совет машинасы димәссең.

 

 


 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии