Туйда су йоласы - кыргыйлык, миһербансызлык, әллә киленне эксплуатацияләүме?

Журналист Римма Бикмөхәммәтова бик кызыклы туй йоласы турында сөйләде. Ул "Су йоласы" дип атала. "Берничә кешегә күрсәткән идем, бу нинди кыргыйлык, миһербансызлык, киленне эксплуатацияләү күренеше диделәр", - ди Римма.
Йоланың асылы болай: килен төшә, үзе белән чиләк тулы бодай алып киленә, бирнәләр һ.б. табынга утыралар. Аннары сыйланган арада кайнана дигән зат килеп керә дә: "И, Ходаем, кадерле кунакларым, чәй эчерергә дип самовар, чәйнек куйиакчы идем, су беткән! Кадерле киленем, бәлки, чишмәдән су алып кайтыр?!" ди. Аннары яшьләр җыелышып чишмәгә китә. Ике тулы чиләк - бәхет чиләкләре, аны түкмичә алып кайту хәерле. Бизәлгән көянтә, ике чиләк белән кайткан киленне яшьләр озатып килә, ярдәм итә. Чишмә суын сатып алалар, бер чиләккә акча салалар, икенчесеннән "Аһ, тәмле су! Рәхмәт, балам!" дип мактап эчәләр.
 
Ә сезнең якларда бу йола бармы? Нинди туй йолалары бар?
 
Фотода: Римма Бикмөхәммәтованың энесенең туе.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
23.05.2017 11:56:52

бала табу да болаай барса эксплуатация була инде.чонки 9 ай буе кутэреп йорисе була

12.05.2017 18:47:38

Кыйммэтле туй кулмэген анын кире сатасы да бар ич эле! Э ана коянтэ кидереп куялар.
Никах киемен салып тошсэ бер хэл эле..

05.05.2017 20:23:48

Мондый йола элек электән үк бар инде ул. Бик матур итеп киленгә су юлы күрсәтәләр, нинди миһербансызлык булсын ди инде ул.

Последние комментарии