Туйдан соң ук балалар йортына

Шушы көннәрдә законлы никахка керүче Алина һәм Рауль Шәриповлар туганнарына, дусларына үзенчәлекле тәкъдим ясаганнар. Яшьләр чәчәкләр урынына йомшак уенчыклар алып килүләрен сораганнар.
Мондый уйга килүләрен Алина белән Рауль туй тантанасыннан соң, социаль приютлардагы сабыйларны сөендерергә теләүләре белән аңлаткан.
 
Йомшак аюлар, курчаклар, машиналар... Яшь парның игелекле ниятен туганнары күтәреп алган, һәркем диярлек үз өлешен керткән.
- Балаларның хәйрия оештыруы безгә бик ошады. Шундый игелекле булып калсыннар, балаларны яратсыннар, - ди кәләшнең әтисе Рамил Якупов.
Шәриповлар туйда җыелган барлык уенчыкларны Дәүләкән балалар йортына илткән, дип яза Кызыл таң.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии