Туйга банкет залын ничек сайларга? (файдалы киңәшләр)

Мәҗлес өчен бина арендалаганда, бина вәкиленә түбәндәге сорауларны бирергә кирәк:
- Бина рухы сезнең туйга туры киләме?
- Бәяләр күтәрә алырлыкмы?
- Залга ничә кеше сыя?
- Бинаны ничә сәгатькә арендалап була?
- Фотога һәм видеога төшерергә ярыймы?
- Гардероб бармы?
- Кәләшкә кием алмаштыру өчен аерым бүлмә бармы?
- Исерткеч эчемлекләр сатыламы?
- Музыка өчен аппаратура бармы?
- Тантана ачык һавада узса, һава торышы бозылган очракта, каплаулы зал бармы?
- Парковка бармы?
- Үз официантларыгызны һәм музыкантларыгызны алып килергә ярыймы?
- Алдан күпме акча калдырырга? Тулысынча кайчан түләргә?
- Үзгәрешләр булган очракта, килешүне ничек өзәргә?
Комментарии