Туйга бүләк сайлашабыз

Туй бүләге – үзенчәлекле бүләк. Ул бер кешегә генә түгел, ә ике кеше өчен бүләк ителә. Шуңа күрә бүләк сайлар алдыннан, аларның тормыш рәвешен, эш шартларын, кызыксынуларын белеп алу урынлы булыр.

Кыйммәтле бүләк алу өчен, берничә кеше җыелышып, уртак алырга да була.

Духи, тәмәке тартучыларга портсигар, мундштук, хрусталь йә көмеш савыт-саба, керамика бүләк итәргә була.

Сынлы сәнгать әсәрләре: картина, акварель, миниатюра да урынлы бүләккә керә.

Китап – керамика ваза йә галстукка караганда күркәмрәк булса да, иң нейтраль бүләк.  Китап матур һәм гамәли киңәшләргә бай булса яхшырак. Аеруча тирән мәгънәле истәлек язуы да язып куйсагыз да ярый.

Безнең рациональ гасырда исә акчалата бүләк бик тә кирәк. Акча һичшиксез конвертта булырга тиеш. Конверт тышына язмыйлар, аны кияүнең кулына тапшыралар. Гадәттә, акча салынган конверт янына открыта, кечкенә генә сюрприз, конфет кабы яисә чәчәкләр бирәләр.

Бүгенге заманда төрледән-төрле гадәти булмаган бүләкләр ясау да тәртипкә кереп бара. Мәсәлән,

•    туристлык өчен җайланмалар;
•    бакчачы кирәк-яраклары;
•    бензопила;
•    йорт яки фатир алу өчен акча;
•    туй сәяхәте;
•    йорт җиһазлары;
•    скульптура һ.б..

Еш кына туйда, кунаклар яныннан поднос тотып, бүләкләрне җыеп йөриләр.

Әгәр сезне туйның рәсми өлешенә генә чакырсалар, чәчәк бәйләме бик урынлы булыр.

Кайчакта өйләнешүчеләргә туй мәҗлесен оештырырга булышу, меню төзү, машина чакыру да бик урынлы бүләк була.

Өйләнешүчеләр бай һәм бар яктан да җитеш булса, аларга зирәк сүзләр язылган, икесе өчен дә кызыклы берәр вак-төяк бүләк итүдән дә яхшысы юк.

Бүләкне матур итеп бизәргә онытмагыз!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии