Туйга фотограф һәм видеооператор нинди булырга тиеш?

Бу киңәшләр туй үткәрергә җыенган кешеләргә файдалы булыр.

- Фотограф һәм видеооператор туйга чакырылган кунаклар арасында күренмәс диярлек булырга тиеш. Кунаклар аларны күреп уңайсызланмасын, киеренкелек сизелмәсен.

- Фотограф һәм видеооператор барлык кунакларны да төшерә, тик кияү белән кәләш мөмкин кадәр ешрак кадрда булырга тиеш. Туйдан соң уңышлы чыккан эпизодларны һәм кадрларны сайлап алу  җиңел булсын.

- Яңа өйләнешүчеләрнең беренче парлы биюе,  кәләшнең әти-әнисе белән аралашуы, кияү егетнең абыйлары һәм энеләре белән аралашуы, теләкләр теләү кебек мизгелләрне кадрга кертеп калдыру мөһим.

- Видеооператор,  мәҗлестә катнашучыларга алдан әзерләп куелган сорауларны биреп,  интервьюлар төшерә ала.

- Фотограф, һичшиксез, торт кисүне,  чәчәк бәйләме ыргытуны, балдаклар алмашуны фотога төшерергә тиеш. Көтмәгәндә ясалган кадрлар, гадәттә, иң уңышлысы була.

Фотограф һәм видеооператор сайлаганда түбәндәге сорауларны бирегез:

•    Туй фотоларының үрнәкләрен карарга мөмкинме?

•    Соңгы вакытта фотога йә видеога төшерү нинди юнәлешләрдә алып барыла?

•    Яңа техникаларны кулланып төшергән фото йә видео үрнәкләрен күрергә мөмкинме?

•    Нинди камералар белән төшерә?

•    Туй фотоларына прейскурант нинди?

•    Кайсы вакытка килеп җитә ала?

•    Ярдәмчеләре бармы?

•    Алдан күпме акча түлисе?

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
11.02.2013 17:32:41

Шуңа күрә, видеооператор профессионал булырга тиеш. Ә күрше-күлән, туган-тумача түгел!

11.02.2013 11:59:59

никах, туй булганга 3 ел, эле хаман никах видеосын кургэн юк! инде хэзер сорамыймда, башы беткэндер инде. ачу килэ! югыйсэ куршебез тошерде, акчасын алды, э эше юк!

Последние комментарии