Туйлар төшереп йөрүче Гадел Галәметдин үзе дә өйләнеп куйды (ФОТО)
“Азатлык” радиосы хәбәрчесе Гадел Галәметдингә җомга көнне шалтыратмагыз. Шалтыратсагыз да чамалап кына. Туйда булыр ул, эше тыгыз. Техника һәм аппаратура белән җенләнгән егет бәйрәмнәрне видеога һәм фотога төшерә. Тик бер җомгасы әрәм калды – эшли алмады.
Сәбәбе шатлыклы – бу көнне үзенең туе булды. Килен Гүзәл исемле. Бик чибәр. Гүзәл һәм Гаделне чын күңелдән бу зур бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Игътибарыгызга яшь гаиләнең бер-ике фотосы.
Комментарии
Тигезлектэ яшэп, бэхетле булыгыз!!!Изге телэклэр!!!
Шэп булган. ну узе тошерэ белми инде...
№2 фотода Голливуд киносыннан кадр дип торам!