«Туйлар.ру» һәм «Все татары друзья» матурлык бәйгесен башлый

«Одноклассники» социаль челтәрендә «Все татары друзья» дигән төркем эшләп килә. Бу иң зур татар төркемнәренең берсе. Иң зур гына түгел, иң актив та. Төркемнең администраторлары әледән-әле кызыклы бәйгеләр оештырып киләләр. Шундыйларның берсен «Туйлар.ру» белән берлектә уздырабыз.

 

Матурлык бәйгесе әлегә 50 мең кешене үз эченә алган «Все татары друзья» төркемендә бара. Кызларның фотолары өчен монда тавыш бирергә мөмкин. Әмма финалга 5 кеше генә чыгачак. Аларын инде «Туйлар.ру»дагы тавыш бирү хәл итәчәк. Иң күп тавыш җыйган кеше җиңүче дип таныла. Аңа без кызыклы бүләк әзерләдек – «Аксу» студиясендә санаулы тираж белән чыккан «Халкыбыз мирасы» дискы һәм китабы. Татар халык җәүһәрләре исеменә лаек булган легендар җырларны тыңлап кына калмыйча, китаптан аларның текстын карап, кушылып җырларга мөмкин.

Бәйгедә, катнашырга теләсәгез, «Все татары друзья» төркеменә кушылыгыз!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии