«Туйлар.ру» һәм «Все татары друзья» матурлык бәйгесенең ФИНАЛЫ

«Туйлар.ру» һәм «Одноклассники»дагы «Все татары друзья» дигән 50 мең кешелек төркем матурлык бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгенең беренче турында 80 кыз катнашты. Аларның 99 фотосы өчен 5603 тавыш бирделәр. Бәйгенең шартлары буенча финалга 5 кыз чыкты. Алар “Туйлар.ру”да көч сынашачак. Тавыш бирегез:

 

Җиңүчене «Аксу» студиясендә санаулы тираж белән чыккан «Халкыбыз мирасы» дискы һәм китабы көтә.

Тулырак: http://tuylar.ru/tuylarru-hem-vse-tatary-druzya-maturlyk-beygesen-bashlyy-1248

Тавыш бирү төп-төгәл ике атна барачак һәм 4 июль көнне 10.00 сәгатьтә тәмамлана.

Диляра Девятова, Владимир
1982 елда туган. Владимир шәһәрендә яши. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Бәйләү-тегү эшләрен ярата. Эльдар Долгатов җырларын тыңлый. Яраткан киносы -  “Девчята”. Тормыш девизы: “Беркайчан бирешмәскә!”



Юлия Мөхәммәтгалиева, Димитровград
23 яшь. Ульян өлкәсе Димитровград шәһәреннән. Үз шәһәрендә “Мисс Очарование-2007” һәм “Мисс Традиция-2012” бәйгеләре җиңүчесе. Хоббие – туй фужерларын бизәү. Күптән түгел кызы туган.



Регина Яфарова, Казахстан
Иң ерак яшәүче катнашучы. Казахстаннан хәтле. 10 класс укучысы. Бал биюләре белән шөгыльләнә. Яраткан киносы – “Зеленая миля”. Укып бетергәч, шәп хирург булырга хыяллана.



Әлфия Киреева, Чехов
Мәскәү өлкәсе Чехов шәһәреннән. Вакытлыча эшләми. Яраткан фильмнары: “Москва слезам не верит”, “Весна на заречной улице”. Чигергә ярата. Музыка ягыннан үз иткән юнәлешләре бик күп төрле.



Гуля Батяева, Тверь
Гуляга 28 яшь. Ул Тверь шәһәреннән. Әлегә декрет ялында утыра. Иң зур хыялы – кыз бала табу.



 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
29.06.2013 12:14:19

НУРИЯ,

21.06.2013 15:13:46

Доресен эйткэндэ урамга чыккан саен куренэ торган йозлэр..Нигэ шаша хатын-кыз уз фотосын конкурсларга куеп? Контакттагы,Маилдагы фотолары астына язылган комплиментлар белэн генэ кэнэгать кала белсэлэр, кайбер ямьсез сузлэрне ишетмэслэр иде.

21.06.2013 13:40:37

ТИПИЧЫЙ ЙОЗЛЭР...МАТУРЛАР ДИП ЭЙТЕП БУЛМЫЙ.

20.06.2013 21:06:30

Киреева чибэр. Девятованы бэялэп булмый.Ракурс бик ук ышанычлы тугел.

20.06.2013 19:05:39

берсе дэ матур тугел!!!

Последние комментарии