"Туйлар.ру"ның декабрь гүзәле билгеле булды
Гүзәл Юнысова бу бәйгедә иң күп тавыш җыючы булды. Ә җиңүчегә бүләк - "Халкыбыз мирасы" дигән диск һәм китап. Дискка халык җырлары кергән, ә китапта шул җырларның текстлары урын алган. Котлыйбыз!
Җиңүчене tuylar@list.ru адресына яки "Туйлар.ру"ның "В контакте" битенә элемтәгә чыгуын көтеп калабыз.
"Туйлар.ру"ның декабрь гүзәлен укучылар сораштыру юлы белән үзләре сайлады.
Вәгъдә иткәнчә, 18 гыйнвар көнне төп-төгәл 21.00 сәгатьтә сораштыруны туктаттык.
Ә сораштыру нәтиҗәләре мондый булды:
Комментарии