"Тюрквижн"да чыгыш ясаган "синтетик артист" Айдар Сөләйман "Калеб"кә киләчәк

«Калеб»нең игътибар үзәгендә – янә музыкант. Бу юлы Камал театры сәхнәсенең төп герое ‒ җырчы Айдар Сөләйманов. Талантлы яшь җырчының исеме узып баручы айның соңгы көннәрендә еш яңгырады.
Бу, әлбәттә, Айдар икенче урынны яулаган «Тюрквидение» конкурсы белән бәйле иде. «Тюрквидение»дәге чыгыш, аңа әзерлек, фестиваль турындагы фикерләр, тәэсирләр – очрашуда болар турында да сүз кузгалмый калмаячак, билгеле.
 
Фәнни тел белән әйтсәк, Айдар Сөләйманов ‒ синтетик пландагы артист. Музыкаль театр жанрларындагы рольләр аеруча туры килә аңа. Казан консерваториясендә уку елларында Айдар опера студиясендә куелган Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында катнаша. 2007 елда Татарстан Республикасы Җыр һәм бию дәүләт ансамблендә, кастинг нәтиҗәләре буенча, Радик Сәлимовның «Җиде энҗе» этно-мюзиклына баш рольгә билгеләнә. Эльмир Низамовның «Алтын Казан» рок-операсында да, бу елның август аенда куелган мюзиклда да төп рольләрнең берсен башкара Айдар. «Алтын Казан» мюзиклының режиссеры Михаил Панджавидзе аны бер интервьюсында «мюзикл өчен туган артист» дип билгеләп үтә.
 
«Страна поющего соловья» конкурсында, «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивалененең «вокал-соло» номинациясендә ‒ Гран-при, «Студентлар язы» фестивалендә, «Жар-птица» Бөтенроссия конкурсында ‒ лауреат... Айдар Сөләймановның җиңүләре шактый.
 
Кичәдә Айдарның иҗатташ дуслары да катнаша. Аларның берсе – Айдар «Тюрквидение»да башкарган җырның көй авторы ‒ композитор Эльмир Низамов. Бу кичәдә тамашачыны М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры солисткасы Гөлнора Гатина белән очрашу да көтә. «Калеб»нең яшь иҗатчыларны таныштыру, берләштерү традициясен дәвам итеп, бу кичтә Камал сәхнәсендә музыкантлар белән бергә яшь шагыйрь Эльвира Һадиева чыгыш ясачак.
 
Очрашу урыны: Г. Камал театрының Кече залы
 
Очрашу вакыты: 6 декабрь. 19.00.
 
Керү бушлай.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
06.12.2014 23:10:37

Чара бик матур узды. Айдар, молодец!

Последние комментарии