Улы Салават Фәтхетдиновка туган көненә иң яхшы бүләк ясаган

Кичә Архангельск өлкәсендә Россиянең бозда узышлар буенча Россия Кубогының икенче этабы тәмамланды. Һава шартлары начар булуга да карамастан, Татарстан узышчылары үзләрен яхшы яктан күрсәтте.
Вельскидагы Трасса түбәнлектә булуы һәм җил белән суынып тормавы белән авыр. 30 градуслы суыкта ярышырга туры килде һәм спортчыларга спорт аренасында ориентлашу бик авыр булды, чөнки тәгәрмәч астыннан чыга торган боз ак тузанга әйләнә, бу күрүне шактый кыенлаштыра.
 
1600 класста Казан пилоты Рөстәм Фәтхетдинов җиңү яулады. Ул Тольяттида узган Россия Кубогының беренче этабында да җиңгән иде.
 
- Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды. Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, - ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.
 
Сүз уңаеннан, "Логан" классында Рәис Миңнеханов беренчелекне яулаган. Ә 1400 класста Айдар Нуриевка тиңнәр булмаган.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии