Улының Индива белән очрашып йөрү-йөрмәвен Әлфинә Әзһәмова белми

Халык арасында яшь җырчы һәм биюче Индива үзенең саунд продюсеры Илмир белән очрашып йөри дигән сүзләр йөри. Илмир исә танылган эстрада җырчысы Әлфинә Әзһәмованың малае. Әмма Әлфинә ханым, бу хакта төгәл әйтә алмыйм, чөнки үзем дә белмим, ди.



“Иҗади дуслар икәнлеген күрәм. Алар һәрвакыт бергә. Зәвыклары, кызыксынулары туры килә. Аларга бергә рәхәт. Күз тимәсен, дуслыклары дәвам итә күрсен. Кочышып-үбешеп йөргәннәрен күргәнем юк. Бәлки, мин генә сизмимдер (көлә). Үзләреннән сорарга яхшысынмыйм. Шуны әйтә алам: Индива безнең гаиләгә бик ошый.

Бүген ул Индиваның саунд продюсеры. Индива әлегә аның җырларын гына җырлый. Илмир иҗат итә, шуларны Индива башкара. Алар бер-берсенә кирәк”, дип белдергән ул “Ирек мәйданы” газетасына.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии