Үз концерты барышында Татарстан җырчысы аягын сындырган

Җырчы Раян Садриев үз концерты барышында аягын сындырган. Шуңа карамастан ул концертны туктатмаган, ахырына кадәр уздырган.
Мамадышта Раян Садриев сальто ясаганда зыян күрә. Ул җырлаганда акробатик этюдларны еш ясый торган була.
Шифаханәгә Раян ике көн узгач кына мөрәҗәгать итә. Аның уң аягындагы табан тирәсендә сөяге сынган була аның, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".
Комментарии
Аның өчен башта "фәлән сөякне төгән хакка" иминиятләштерергә кирәк шу-ул!
Соцстрах оешмасы эш урынында имгәнгән кешеләргә иномарка машина бирә дип ишеткән идем мин, шунда барып кара әле, апаем. Документлар җыясы булса, аяк төзәлүне көтеп торма, аннан синең эштә имгәнүеңне доказать итү авыр булырга мөмкин.