"Үзизоляция чоры артист һөнәренең икенче планда икәнен күрсәтте": Юмор һәм пародия остасы Мирхәт Гайсин чәй компаниясе ачкан

Җырчы, юмор һәм пародия остасы, алып баручы Мирхәт Гайсинның эше артып кына тора. Җырчы Илшат Яппаров белән “Туган тел” каналында “Татлы тел” тапшыруын да алып бара ул. Ә бит Мирхәт башта урман хуҗалыгы юнәлешен сайлаган булган.

— Урман хуҗалыгын калдырганыңа үкенгәнең булмадымы?

— Юк. Дуслар, кайчак шаяртып: “И-и, Мирхәт, университет тәмамласаң, бәлки, берәр урман хуҗалыгы җитәкчесе булыр идең”, — диләр. Агач эшенә мәхәббәтем электән бар. Әткәй үлгәннән соң, авылда күпчелек эш миңа калды: печән, урманга барып, утын әзерләү, төзелеш... Бер хезмәттән дә курыкмыйм. Агачтан, тактадан нәрсәдер эшләргә яратам. Сыерчык оясын да ел саен ясарга тырышам. Үзизоляция чорында әби-бабайда авылда яттык. Чеби, тавык оясы ясап, мәш килдек.
 
— Өйдә дә шундый юмор хислеме син?
 
— Тормышта, өйдә гел шаярып йөреп булмый. Җитдирәк мин. Кайчак хатыным шаяртып төрттерә: “Вәт “юморист” син”, — ди. Дуслар белән җыелышсак, юморны күбрәк эшкә җигәм.
 
— Бу арада яңа эш башлагансың икән?
 
— Үзизоляция чоры артист һөнәренең икенче планда икәнен күрсәтте. Күптән гаилә белән чәй компаниясе ачарга хыяллана идек. Хәзер кызыл, яшел, кара... — тәмле “заваркалар” белән эш итәбез.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Тулы әңгәмә — "Ирек мәйданы" газетасының 2 июль санында.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии