Вадим Захаровның авызында энә онытып калдырганнар

Вадим Захаровның теше сызлап интектергән һәм ул теш табибына барган.
"Теш табибы – яшь кенә егет укол кадады, кырды, инәләр тыкты шунда, мышьяк салды. 1500 сум акча алды. Кабат чакырды. Әзрәк тынычланып кайтып киттем. Концертлар белән йөреп, мышьяк бөтенләй истән чыккан. Тагын сызлый башлады. Республика клиника хастаханәсенә бардым. Табиб апа котымны алды: «Тешеңдә энә сындырып калдырганнар», – ди. Менә шуны алып, тешне дәвалатып кайтып киләм", – дип сөйләгән Вадим "Шәһри Казан" газетасына.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии