Вадим Захаровның кызы туды

Татар эстрадасы тагын бер әтигә артты, җәмәгать. Җырчы Вадим Захаров гаиләсендә шатлыклы вакыйга - 27 июль көнне хатыны Лариса аңа кыз бала бүләк итте.

Бу аларның беренче балалары. Нарасый Казанның 1нче номерлы балалар тудыру йортында дөньяга аваз сала. Бәхетле әти-әни кызларына Ульяна дип исем кушкан. Кыз буласын белгәч, исемне алдан ук уйлап куйганнар. “Авырлыгы 3,6 кг, буе 59 сантиметр иде. Кызым нәкъ үземә охшаган,” - ди шатлыгын эченә сыйдыра алмаган яшь ата.

Без исә Вадим һәм Ларисаны чын күңелдән котлыйбыз. Балагызның игелеген күрегез!

 

 

  

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
11.08.2011 17:01:05

хатыны бигрэк матур икэн! куз тимэсен, бэхетле булсыннар!

Последние комментарии