Валидә белән җария: улын бала тудыру йортыннан алып чыккан Тиматидан көләләр (ФОТО)

23 яшьлек модель Анастасия Решетова рэпер Тиматидан бәби тапкан. Әлеге зур вакыйга - бала тудыру йортыннан чыгу вакытында төшерелгән фотолар сериясен Тимати инстаграмга куйганнан соң, аны котлаучылар гына түгел, ә көлүчеләр дә табылган. Нәсел дәвамчысын каршы алырга реперның кызы Алиса һәм әнисе Симона Юнысова да килгән.
Тимати иҗатын яратучы тамашачы "бәхетле гаилә" фотосына карап сокланып, котлап мәш килгәндә, блогер Лена Миро алардан көлеп маташа. Ул аларны "Великолепный век" сериалындагы геройларга тиң күрә, дип яза ШК.
 
 
«Живой журнал» йолдызы Лена Миро фотоны якынайтып, йөзләргә игътибар бирергә куша, аннары болай дип яза: "Бала табу йортыннан чыгу - шәп фото дип саныйм. Бигрәк тә фотода битләрне якынайтып караганда: мыскыллы карашлы вәлидә һәм мәңгелеккә дучар - җария, - дип киная белән язган ул Telegram-каналында.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии