Гөлназ Асаева Элвин Грейның ачуын китерер өчен Вилли белән чуала?

- Казанга икенче тапкыр күченеп килүең. Бу юлы да Уфага кайтып китмисеңме соң?
 
- 100 % кына Казанда яшим дип әйтә алмыйм. Эшләрем килеп чыкса, мин шундук Уфага барам. Энемне сагынам икән, юлга чыгам да китәм.

- Тамашачыларны иң кызыксындырганы - шәхси тормышың. Фотоларда синең янда еш күренгән Вилли кем ул?
 
- Вилли белән бергә эшлибез, шуңа күрә аның белән еш аралашырга туры килә. Без аның белән якын дуслар, әмма безнең арада мәхәббәт чаткысы юк.

- Күпләр: "Грейның ачуын китерер өчен Вилли белән ул", - диләр.
 
- Юк инде, Радик белән дә мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Радик - миңа, мин аңа бернинди дә начарлык эшләмәдек. Без аның белән аралашып торабыз. Радикны бик хөрмәт итәм. Командасын яратам. Мин аңа берничек тә үч итә алмыйм, чөнки ул миңа яхшылыктан башка бер әйбер дә эшләмәде. Сәнгатьтә дә ярдәм итте, көндәлек тормышта да матур бүләкләр ясады. Мин аларны әле дә саклыйм һәм ул бүләк иткәнен беркайчан да онытмыйчакмын!
 
- Сезнең арада чын мәхәббәт булды дип әйтә аласың инде?
 
- Дөресерәге, сәнгать кешеләренә хас гашыйк булучанлык. Ул ничек тиз барлыкка килде, шул ук тизлек белән юкка да чыкты. Минем, гомумән, гел шулай. "О менә бу - минем булачак ирем", - дип әйтердәй кеше очрамады әле.
Зоя Солошина, ШК

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии