“Великолепный век” сериалын карагач, Нурзадә нәрсә эшләгән?

Популярлык казанган тарихи төрек фильмы “Великолепный век” күпләрдә зур кызыксыну уятты. Үз гомерендә сериал җене белән интекмәгән җырчы Нурзадә дә “Великолепный век”ны карый икән.

Алай гына да түгел, хәтта сериал төшерелгән урыннарны күрергә дип, күптән түгел Истамбулга барып кайткан.

“Великолепный век”ны беренче сериясеннән үк яраттым. Хыялым Истамбулны күрү иде. Бу шәһәргә баруым беренче булды. Аңа кадәр машинамда төрек теленә өйрәтә торган дискларны тыңлап, ипилек-тозлык кына өйрәндем, – дип сөйләде ул Intertat.ru хәбәрчесенә. – Шулай, Истамбулга килеп төштем. Ул шундый матур икән! Адым саен мәчет булуына таң калдым, рәхәтләнеп экскурсияләргә йөрдем – Истамбулны аркылыга-буйга таптадым дисәм дә була (елмая). Беләсезме, монда гел ир-атлар гына яшидер дигән уй калды миндә. Чөнки урамда хатын-кызларны күрмәдем диярлек. Шуңа игътибар иттем: ни өчендер төрек кызлары күбесе, европалыларга охшарга тырышыпмы, чәчләрен сары төскә буяп йөртә. Төрек кызлары алар болай да чибәр бит югыйсә", ди җырчы.

“Великолепный век” сериалында күрсәтелгән матур бакчаларында да йөргән Нурзадә. Хюррем Солтан исемен йөрткән мунчаларына кермәсә дә, карап киткән.

"Хюррем Солтанны уйнаган актриса ошый, ә персонаж үзе ошамый. Артык усал хатын булган ул. Төрекләр әлеге сериалны үзләре дә яратып бетерми икән. Тарих буенча бик үк дөрес төшерелмәгән, диләр. Быелгы сезон сериаллары яз айларында төшерелгән булган. Дөресен генә әйткәндә, мин бу фильмны бөтен кешедән дә алданрак Интернеттан субтитрлар белән карадым. Әмма төп герой Солтан Сөләйман үзенең улы Мостафаны үтергәннән соң, озак кына карый алмый тордым. Хәзер яңадан карый башладым инде. Хюррем Солтан киеп уйнаган күлмәккә охшаган сәхнә күлмәкләре алып кайттым. Берсен Анкарада яшәүче дус кызым Чулпан бүләк итте"– дип белдергән җырчы Нурзадә "Интертат.ру" электрон газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
24.12.2014 16:35:17

Экияттэ, явызлык жинелэ, хаклык оскэ чыга.
Э монда, яызлык эшлэу, тормыш алып бару чарасы итеп курсэтелэ.
Авызда бисмилла,э кулда хэнжэр.

22.12.2014 22:44:22

Экиятне карарга яратабыз бит)))))))))))))

22.12.2014 13:57:48

миндэ жаратам бу сериальны.

19.12.2014 22:10:32

НИЧЕК ШУНДЫЙ ЧУШЬ СЕРИАЛЛАР КАРЫЙЛАР ИКЭН?

Последние комментарии