Венер Сәлимов әнисе истәлегенә җыр яздырган

Татар эстрадасы җырчысы Венер Сәлимов газиз әнисе истәлегенә тирән эчтәлекле җыр яздырган. Мәгълүм булганча, Венерның әнисе Алмазия ханым узган елның август аенда вафат булды.

 – Әниемә багышлап җыр башкарырга теләгәч, Гөлфия Шакирова белән Илназ Баһ әни турында матур җыр иҗат итте. Репертуарымда дәртле җырлар өстенлек итсә дә, яңа иҗат җимешебез бераз моңсурак, ямансурак килеп чыкты. Аны тамашачылар яңа концерт программасында ишетә алачак, – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Венер Сәлимов.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии