Венера Ганиева яңа бәйге оештыра

Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева “Сандугач” дип аталган яшь башкаручылар конкурсы оештыра. 4-5 март көннәрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында I халыкара яшь башкаручылар конкурсы узачак.
“Сандугач” конкурсы яшь, талантлы башкаручыларга иҗат тормышларында профессиональлекләрен үстерү, башкару осталыкларын камилләштерүгә ярдәм итәчәк ди, проект авторлары.
 
Конкурс барышында төрле атаклы сәнгать әһелләре белән иҗади очрашулар, мастер-класслар оештырылу да каралган. Бу очрашулар яшьләргә сәнгать киңлегендә ачышлар ясарга ярдәм итәчәк. Конкурсның мәртәбәле жюри карары буенча җиңүчеләрдән берәү Мәдәният һәм сәнгать университетының аерым җырлау кафедрасына укырга алыначак, ди Г.Тукай премиясе лауреаты, танылган җырчы Венера Ганиева.
 
“Сандугач” проектының төп максаты – классик, халык, заманча башкару үрнәгенең күркәм традицияләрен саклау һәм җәелдерү. Бәйге халык җырчысы, профессор Венера Ганиева иҗатын саклау һәм яшь башкаручыларның репертуарларын баету җәһәтеннән оештырыла.
 
Конкурста 15 яшьтән алып катнашырга мөмкин. Конкурсантлар өч номинациядә көч сынаша: академик, эстрада, халыкчан башкаручылар. Катнашу өчен гаризалар 2014 елның 1 мартына кадәр түбәндәге адреска кабул ителә: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 3 йорт. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Музыкаль сәнгать факультеты, аерым җырлау кафедрасы. Электрон почта: sandugach_vinera@mail.ru
 
Танылган сәнгать әһелләре, педагоглар, шулай ук Австрия һәм Кытай сәхнәсе осталары кергән жюри төркемен Венера Ганиева шәхсән үзе җитәклиячәк. Җиңүчеләргә лауреат исеме һәм истәлекле статуэткалар тапшырылачак, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии