Венера Ганиева яшь җырчылар өчен конкурс уздыра

Казанда 23-24 февраль көннәрендә VI Халыкара “Сандугач-Соловей” вокалистлар конкурсы узачак. Аның инициаторы – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева. Бу хакта “Татар-информ”га ул үзе сөйләде.
“Конкурста Россия һәм чит ил вокалистлары катнаша алачак. Ул төрле номинацияләргә һәм яшь категорияләренә карап билгеләнә. Хәтта 50 яшьтән өлкән кеше дә үзен сынап карый ала. Гран-при иясенә Мәдәният институтында минем кафедрада укыр өчен бюджет урыны булачак”, - диде ул.
 
“Конкурсның максаты – сәләтле һәм иҗади яшьләрне барлау, аларны үстерүгә мохит булдыру, осталыкны камилләштерү. Коллективлар бер-берсе белән тәҗрибәләрен уртаклаша алачак һәм алга таба да элемтәдә торачак дип уйлыйм”, - диде Венера Ганиева.
 
Конкурста түбәндәге номинацияләрдә катнашырга мөмкин: академик вокал, халыкчан башкару, эстрада, остаз һәм укучы, концертмейстерлык осталыгы. Яшь категорияләре: алты яшькә кадәр, җиде – тугыз, ун – унике, унөч – унбиш, уналты – унсигез, унтугыз – егерме өч, егерме дүрт һәм өлкәнрәк яшьләр, дип яза агентлык.
 
Конкурсның оештыручылары – Татарстанның Мәдәният министрлыгы, ТР Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды һәм Казан дәүләт мәдәният институты.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии