Венера Шамиевага өченче баласын табарга ире булышкан

Шушы көннәрдә җырчы Венера Шамиева өченче мәртәбә әни булды. Сабый бала Казанның бер шәхси балалар тудыру йортында сәгать 21.30 да дөньяга килгән. Буе – 52 сантиметр, авырлыгы – 3000 грамм булып туган балага Җәлил исеме биргәннәр.

"Алланың рәхмәте белән җиңел таптым. Үземне бик яхшы хис итәм. Өченче балабызны тапканда, ирем Рөстәм Нәбиуллин да янымда иде. Хәтта балабызның кендеген кисте. Моңарчы аның бала табуда катнашканы булмады. Әлеге шәхси балалар тудыру йортында ирләре белән табарга рөхсәт итәләр. Шулай ук кичә Рөстәм минем янымда кунып, бүген иртән моннан эшкә китте. Монда барысы да Европа дәрәҗәсендә эшләнгән", дип белдергән  Венера Шамиева "Интертат.ру" электрон газетасына..

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
02.11.2014 14:51:52

Ирлэргэ родзалда ничего делать дип саныйм.

02.11.2014 13:02:27

Беренче ишетэм Казанда шэхси балалар табу йорты булуына. Кайда сон ул?

31.10.2014 22:47:06

Хэтэр булган икэн.
Моселман кануннары белэн яшэучелэр дэ, бэби табарга булышалар диген,э?))

Последние комментарии