Вәсилә Фәттахова истәлегенә багышланган ШИГЫРЬЛӘР җыелмасы

Бүген танылган җырчы Вәсилә Фәттахованың вафат булуына бер ел тулды. Социаль челтәрләрдә аның истәлегенә багышланган берничә төркем эшләп килә. Тамашачылар Вәсиләгә багышлап йөзләрчә шигырь иҗат иткән. Шуларның кайберләрен сездә дә тәкъдим итәбез.

 

 

 

 

 

 

Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә

Әллә моң җитмәгән, әллә назлар,
Яшь ананы алды Җир-ана.
Нәни бер балага бишек җыры
Бары кар астыннан җырлана.

Ана назларыннан мәхрүм калган
Бәллүендә елый бер бала.
Җир кочагын җылытырга диеп
Барып ятты япь-яшь бер ана.

Кышның үзен елатып җыр ага,
Кар астыннан гына моң ага.
Моңлы баласын кочкан Җир-ана,
Үзе хәзер үксеп моңлана.

Дөнья гадел түгел. Язмышларны
Талны бөккән кебек сыга(а)ла.
Кар астыннан хәзер бишек җыры
Бары моңнар булып чыга(а)ла.

Венер ФӘТТАХ 

***

Бына тагы январь ,тышта шул ук матур кар яуа
бөтә донья тын ҡалған бер минутҡа ,..
әйтерһеңдә һине иҫкә ала....
күккә ҡарап йылмайһаҡта, ергә ҡарап илайбыҙ
һинең хаҡта барыбыҙҙа уйлайбыҙ,...
Кеше китә , ә эшләнгән эше ҡала ,
һинең бит бөтөлмәгән ,
яңы аяҡ баҫҡан балаларың
ҡайғыға күмелделләр көтөлмәгән!
Фотоһүрәттәреңдә йөҙөң балҡый,
йырҙарыңда йәшәй яғымлы тауышың,
һиңә тиңдәр башҡа юҡтыр,
күҙ алдынан китмәй матур һының....
Ҡышҡы һыуыҡ та ла ,йәмле яҙҙарында ла
һин бит мәңге тере ,мәңге тынмаҫ моң
аҫыл фәрештәләй балаларың янында ,
юл курһәтер мәңге балҡыр йондоҙһың!!

Онытмыйбыз , сине Вәсилә!

(Вәсилә Фаттахованың якты истәлегенә багышлана)
Синсез генә бер ел үтеп китте,
Ә жырларың һаман колакта.
Күз алдында синең нурлы йөзең,
Булсаң да син бездән еракта.
Онытмадыгызмы дип сорый күрмә,
Онытып булмый синдәй кешене.
Күз яшьләрсез тыңлап булмый ләкин,
Онытылып тыңлар жырыңны.
Жавапсыз бер төен әле һаман
Әрнетә бит безнең йөрәкне.
Ходай гына аңламады бары
Күпләргә бит синең кирәкне.
Газизләрең калды, мәхрүм булып,
“Әнием” дип өзелеп әйтергә.
Нигә генә кызганмады икән,
Балаларны ятим итергә?
Тыныч йокла,берүк уйлый күрмә,
Онытырлар диеп, исәннәр.
Бер үкенеч һәр бер кеше өчен:
Кире кайтмый анда киткәннәр.

Лениза Файзерахманова

***

Жырларыннын ин моннысын жырладын син,
Тормышында булды монлы жыр кебек,
Монлыларнын гомре кыска була дилэр,
Кыска булды гомрен ,аккан су кебек?
Тавышларын челтерэп аккан чишмэ иде,
Узэклэрне озэ иде жырлауын,
Улу хэбэрлэрен, тетрэндерде безне,
Хэр халкынны, барлык жиханны.
И Вэсилэ, синсез ятимлэ без,
Балаларын ятим, хэлэл жефетен,
Ятимлэнеп калды инде жырларын,
Ятимлэнеп килер язларын,
Жэйлэрендэ, козлэрендэ,ятимлэнеп ,
Котэр инде синен жырлауын!
Нигэ икэн бу язмышлар шулай,
Бар өметне өзэ, ошетэ.
Тормыш китабында шулай диеп,
Язып куеландыр тэгдире,
Узып булмый тэгдиреннэн, инде
Сызып куелгандыр юллары.

***

Жырларыннын ин моннысын жырладын син,
Тормышында булды монлы жыр кебек,
Монлыларнын гомре кыска була дилэр,
Кыска булды гомрен ,аккан су кебек?
Тавышларын челтерэп аккан чишмэ иде,
Узэклэрне озэ иде жырлауын,
Улу хэбэрлэрен, тетрэндерде безне,
Хэр халкынны, барлык жиханны.
И Вэсилэ, синсез ятимлэ без,
Балаларын ятим, хэлэл жефетен,
Ятимлэнеп калды инде жырларын,
Ятимлэнеп килер язларын,
Жэйлэрендэ, козлэрендэ,ятимлэнеп ,
Котэр инде синен жырлауын!
Нигэ икэн бу язмышлар шулай,
Бар өметне өзэ, ошетэ.
Тормыш китабында шулай диеп,
Язып куеландыр тэгдире,
Узып булмый тэгдиреннэн, инде
Сызып куелгандыр юллары.

Татарстан Балтач, Дидария

Алыштырмый берсе дә

Бүген тагын күңел тулганда
Тыңлыйм синең җырларны:
Тансык аһәң, тансык тавышың
Басар дип моң-зарларны.

Йөрәгеңнән чыккан җырларың
Яңгырый язмаларда.
Тик тыңларга калды шул сине
Язылган тасмалардан.

Шаулап язлар килгән чакта
Сине юксына күңел.
Җырчылар дөнья тулы да,
Ләкин алар – син түгел...

Синең кебек күңел түренә
Кемдер үтеп керсә дә,
Алыштырмый сине, Вәсилә,
Җырчыларның берсе дә!

Зимфира Исламова

***

Без хәзер Вәсиләсез...
Алларыма сурәтеңне куйдым,
Ирексездән ага яшьләрем.
Синең моңнан башка әллә ничек,
Төссезләнеп калды яшәрем.
Кузләреңә багам-сагышлылар,
Сандугачы булдың халкыңа.
Моңлы бала тик гомерсез була,
Дигәннәре генэ хак була.
Туган якка синең кебек итеп,
Дан җырлаучы кем соң табылыр?
Синең үлем татар-башкорт өчен,
Мәңге сүнмәс утлы таш булыр...
Буй-сыныңнан каен көнләшкәндер,
Бар булмышың синең-Хур кызы.
Милләтемнең горурлыгы булдың,
Һәм булдың син аның йолдызы.
Күз яшьләрем тама сүрәтеңә,
Әрнер әле күңел күп еллар.
Тик бер өмет-кызың усеп җиткэч:
Җырларыңны безгә ул җырлар!

Мәсүфә Әюпова, Башкортостан Борай

Яңа буыннар тыңлар

Сине сагынып, Вәсилә,
Яшебез түгеләдер.
Сөмбел булып чәчкә аттың
Меңләгән күңелләрдә.

Гүзәл алсу сөмбел булып
Сакланырсың хәтердә.
Сулмас синең саф таҗларың –
Син исән күк хәзер дә.

Син җирдә яшәгән кайбер
Тереләрдән терерәк!
Мәгънәгә бай җырларың да
Яңгырыйлар күберәк.

Ул җырларны киләчәккә
Без – алып баручылар.
Яңа буыннар яратып
Вәсилә җырын тыңлар!

Зимфира Исламова
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии