Вәсилә Фәттахованың Сания апасы: «Соңгы кайтуында ул никтер берүзе генә иде»
Соңгы тапкыр 29 декабрь көнне телефон аша сөйләштек. «Сания апа, шулкадәр чирлим мин, ашказаным яна», – диде. Аны-моны уйламадым да, үтә торган чирдер, дидем. Безнең өчен зур югалту булды ул. Үлемен авыр кичердек, хәзер җырларын тыңлау да бик кыен.
Ул бит тормышны нык яратты. Артыгы белән тырыш булды. Янындагы барлык кешеләрне мактап туя алмый иде. Кешене бүлдерми тыңлый белә иде. Тыңлап бетергәч, киңәшләрен жәлләмәде.
Әтисе дә, әнисе дә матур кешеләр булды. Гадиләр. Флүзә – төзүче, Рәзиф шофер иде. Әтисе ягыннан бар туганнары да татарлар. Камилә исемле искитмәле дәү әнисе бар иде. Аның исемен кызына куштырды да.
Вәсиләнең елын уздырырга иң олы апабызда – Рәкыя апада җыелышабыз. Бер ел үтте, әмма әле дә ышанып бетеп булмый. Табын артында утырганда, елмаеп, Вәсилә кайтып керер төсле, дип белдергән Сания Гыймранова "Шәһри Казан" газетасына.
Комментарии