«ВИА Гра» төркеме таркала

Коллективның таркалуы турындагы хәбәрне төркемнең продюссеры Константин Меладзе раслады. Аның сүзләренчә, төркем 2013 елның 1 гыйнварыннан рәсми рәвештә яшәүдән туктый.
Коллективның таркалуы турындагы хәбәрне төркемнең продюссеры  Константин Меладзе раслады.  Аның сүзләренчә, төркем 2013 елның 1 гыйнварыннан рәсми рәвештә яшәүдән туктый. Ә таркалуның сәбәбе итеп ул төркемнең перспективасы булмавын һәм үсеш өчен яңа ысуллар уйлап таба алмавын  әйтә. Бу турыда  НТВ каналы хәбәр итә.
 
Шоу-бизнес киңлекләрендә “ВИА Гра” төркеме 1999 елда барлыкка килде. 12 ел эшләү дәверендә, төркемдә 13 катнашучы алышынды.  Бары тик Альбина  Джанабаева гына беренче көннәреннән үк төркемдә җырлый.  Ләкин ул да соңгы арада шәхси карьерасын башларга теләве турында сөйли башлады.  Шулай итеп, Яңа ел корпоративларында җырлап бетергәннән соң, “ВИА Гра” төркеме таркалачак

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.12.2012 20:01:49

Менэ кайгы... Э без донья бетэ дип утырабыз тагын....

04.12.2012 18:53:12

я хода, зур яналык!!Хэзер ничек яшэрбез инде, э, иии, жалко, коне тоне шуларны тынлап вакыт уткэрэ идек бит...ииии, илдэ проблема беткэн,аллага шокер...

Последние комментарии