Вил Усманов, Илназ Минвәлиев һәм Фирзәр Мортазин Әлмәттә нишләгән?

Бу өч җырчыны Әлмәт шәһәрендә, “Ватаным Татарстан” газетасының Муса Җәлил исемендәге призына узган милли көрәш ярышларында очраттым. Иҗатташ дуслар һәм көрәшкә якын кешеләр булуларына карамастан, турнирны һәрберсе үзенчә бәяли һәм төрлесе төрле команда өчен җан ата.

 

Вил Усманов:

Аерып күрсәтер командаларым юк. Үзем көрәшче булганлыктан, мин матур һәм гадел көрәш өчен җан атам. Оста техник алымнар күрсәтүче егетләргә хөрмәтем зур.  Муса Җәлил турниры ул элек-электән иң дәрәҗәле турнирлардан санала. Шуңа күрә дә ярышка теләсә кем түгел, яхшы әзерлекле көрәшчеләр генә килә. Егетләр дә Җәлилчеләр сыман канга батып көрәшәләр. Җитешсезлекләр күп әле. Моңарчы, ярышта бу кадәр җәрәхәт алучыларны күргән юк иде. Кагыйдәләргә яңалык кертүләре ошамады. Ниндидер төзәтмә, яңалык кертер алдыннан башта уйларга кирәк, аннары аны кечерәк ярышларда кулланып карарга иде. Шушындый зур турнир алдыннан гына ниндидер үзгәреш кертү, егетләрнең күп җәрәхәт алуына китерә дә инде.  Тагын бер җитешсезлек дип, хөкемдарларның тишле дәрәҗәдә хөкем итмәүләрен атар идем. Татар көрәшенең үсешен тоткарлаучы мөһим фактор бу. 
 
Илназ Минвәлиев: 
 
Мондый зур турнирларны калдырырга тырышмыйм. Заманында үзем дә яратып көрәшә идем. Келәмнән сәхнәгә менгән кеше мин. Хәзер исә туган ягым Балык Бистәсе командасы өчен җан атам. Соңгы елларда районыбызда  көрәшкә игътибар аеручада зур. Бу ярышта 57 команда арасыннан 10 урынны яуласак, киләсе елларга инде призлы урыннарга кадәр барып җитәрбез, дип өметләнәм. Күңелне кытыклап калган бердән-бер җитешсезлек бар. Ул да булса хөкемдарлык итү мәсьәләсе. Замана үзгәрә, дип кагыйдәләргә төзәтмәләр кертергә кирәкми. Татар көрәше – ул милли төр. Анны саклап калыйк дисәк, иң беренче аның асылын югалтмаска кирәк. Элек ата-бабаларыбыз ничек күтәреп алып, аркага салып, чиста итеп көрәшкән, хәзердә шулай булсын. Хөкем гадел булырга тиеш!
 
Фирзәр Мортазин:
 
Әлмәттә эшләр буенча йөри идем. Уйламаганда килеп чыктым бирегә. «Теннис city» да көрәш, диләр. Керсәм, үзебезнекеләр көрәшеп ята. Ничек инде шушындый матур тамашаны ташлап кайтып китәсен. Калдым. Үзебезнең Буа командасы өчен җан атам. Шулай, Буада спорт ярышлары уздырылмагач, читкә чыгып карарга туры килә инде менә. 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
08.03.2013 16:38:15

ботенесе Вилгэ бэилэнэ. сон анда илназ бн фирзэр дэ булган бит. конлэшэлэр инде бездэ булдырган кешелэрдэн

03.03.2013 12:57:42

Сон шул,карарлыгы Вил тугелме сон инде монда?

03.03.2013 10:44:20

турнир барышында глава белэн сойлэшеп оешмаларга мэжбури билет тараттырасын да тегелэй тынлар-карар нэрсэсе булмагач килуче юк бит мескен вилгэ

27.02.2013 16:22:37

Нишлэсеннэр инде? Нэчэлстуе янында ботерелеп, концерт куярга спонсор эзлэгэн

Последние комментарии