«ВКонтакте» челтәренә МакSим җырлары өчен 550 000 сум штраф салганнар

«С.Б.А./Гала Рекордз» компаниясе “ВКонтакте” сайтын Казан кызы җырчы МакSимның 11 әсәрен интернетка куйган өчен судка биргән. Россиянең югары суды исә, үз чиратында, фонограммаларны челтәргә кую авторлык хокукларын боза дип тапкан. Шулай итеп “ВКонтакте” 550 мең сум түләргә хөкем ителгән.

 

Автор мөрәҗәгать иткәч тә, челтәрдән әлеге фонограммаларны алып куйганнар. Тик шулай да хокук бозучы җаваплылыктан азат ителми, дип белдергән суд.

“ВКонтакте” челтәре һәр фонограмма өчен 50 шәр мең сум түләргә тиеш.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
06.06.2013 18:46:49

Мин бу хәлгә бик шатландым, Сталин чорында берәүгә, хөкем эше - күтем эше, дигән өчен 10 ел төрмә биргәннәр, ди. Монда баштан сыйпаганда 5-6 бөртек чәч коелган сыман гына булган әле.

Последние комментарии