Яңа ел алдыннан истә тотарга кирәкле 5 киңәш

1. Яңа елга бурыч белән кермәгез. Көтеп торырга риза булсалар да, мөмкин булганча, бурычыгыздан котылырга тырышыгыз. Бәйрәм арасында кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә тотылган акча, су урынына кулдан агып чыгып китеп, тагын да күбрәк борчу тудырырга, авыр йөк булып, киләсе елга да күчәргә мөмкин.
2. Йомгакларга мөмкин булган эшләрегезне, әле ашыгыч түгел дип, киләсе елга калдырмагыз. Ярты юлда яки очына чыгып җитәргә аз гына калган эшләр сезнең кәефегезне кырып торыр, тәмамланмаган эш – нәкъ бурыч шикелле ул. Бераз тырышсагыз, барысын да булдырачаксыз! Иң мөһиме – елның калган көннәренең сәгатьләрен төгәл бүлә белегез, буталмас өчен көндәлеккә язып барсагыз да була.
 
3. Өегездә, машинагызда тәртип салыгыз. Сүз юып, тузан сөртеп чыгу турында гына түгел. Артык, ватык яки кулланылмый торган әйберләрдән арыныгыз. Бу шулай ук күңелгә канәгатьлек бирә торган нәрсә.
 
4. Яңа елны бергә каршылый торган якыннарыгызга бүләк алыгыз. Монда сүз ниндидер зур бүләкләр турында бармый, дөя генә түгел, энә дә бүләк икәнне онытмыйк.
 
5. Киләсе елга хыялларыгызны язып куярга онытмагыз! Нәкъ менә деталенә кадәр уйлап, күзаллап язылган хыяллар материальләшә, ди психологлар. Сан буенча чикләүләр юк, рәхәтләнеп хыялланыгыз, теркәп куегыз!
 
Фото: pixabay.com

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии