Япон кызы Мидзуки Сакураманың Гүзәл Уразова концертын күрү хыялы чынга ашкан

Япон кызы Мидзуки Александра Накамура-Сакурама озак еллар дәвамында Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның концертын барып карарга хыялланган. Бу хакта ул үзенең Инстаграм битендә язган.
“Миңа 11 яшь чагында иң беренче тапкыр Гүзәлнең җырын ишеттем һәм аннан соң бүгенге көнгә кадәр 15 ел дәвамында фанат булып торам. Минем хыялым – Гүзәл һәм аның ире Илдарның концертына бару иде”, - дигән Мидзуки.
 
“Концерт бик әйбәт булды, миңа бик ошады. Япониядән Казанга кадәр бик ерак булса да, бу концертның кыйммәте зур. Бүгеннән башлап, минем яңа хыялым – Гүзәл һәм Илдарның концертына янәдән бару”, - ди япон кызы.
 
“Гүзәл һәм Илдар, шундый матур кичә өчен зур рәхмәт белдерәм, сезне бик яратам! Япониягә дә килегез әле!”, - дип чакырган җырчыларны Мидзуки Сакурама.
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Белмим, бүген нинди мин бәхетле кеше булам.... мин бүген бу дөньядә иң бәхетле кыз булырга тиеш! ・ Миңа 11 яшь чагында иң беренче тапкыр Гузәлның җырын ишеттем, һәм аннан соң бүгенге көнгә кадәр инде 15 ел дәвамында (!) фанат булып торам. Бик озак вакыт дәвамында минем хыялым - Гүзәл һәм аның ире Илдарның концертына бару иде.... һәм инде, бүген ниһаять, ниһаять бу хыялым тормышка аша....!! Концерт бик әйбәт булды, миңа бик ошады. Япониядән Казанга кадәр бик ерак булса да, бу концерт кыйммәте зур миңа. Бүгеннән минем яңа хыялым - тагын Гүзәл һәм Илдарның концертына барырга. Гүзәл һәм Илдар, шундый матур кичә өчен зур рәхмәт белдерәм! Һәм юбилей белән котлый булсын! Гаиләгезгә ак бәхет һәм эшләрегез белән зур уңышлар һәрвакыт Япониядән телим! @guzelurazova @ihakimov Сезне бик-бик яратам! Япониягә дә килегез әлеПубликация от Mizuki SAKURAMA-NAKAMURA🇯🇵 (@tatamullina)

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии