Яшь җырчы Регина Тимербулатова: Казанда чемпионатка әзерлек бик каты булмады

Татар эстрадасының яшь һәм талантлы җырчысы Регина Тимербулатова футбол буенча дөнья чемпионаты турында: “Мондый чемпионатлар үткәрү спортның дәрәҗәсен үстерә”.
- Регина, футбол буенча дөнья чемпионаты турында сез нинди фикердә?
 
- Мин бик уңай фикердә. Мондый чемпионатлар үткәрү бик тә кирәк. Спорт ягыннан да бик әйбәт, чөнки төрле илләрдән килгән җанатарлар бергә-бергә җыелашалар, бергәләшеп җан аталар, бер-берсенә якынаялар. Спортның дәрәҗәсе дә үсә. Бөтен кеше спорт белән шөгыльләнә, футболчы булырга хыяллана башлый. Мәдәният ягыннан да бик әйбәт. Чемпионат вакытында бик матур концертлар, төрле күңел ачу чаралары, яңа спектакльләр куела.
 
- Чемпионатка әзерлекне ничек бәялисез?
 
- Минемчә, Казанда чемпионатка әзерлек бик каты булмады, чөнки соңгы көнгә кадәр ремонт, юлларны гына ясадылар… Бик зур үзгәрешләр күрмәдем. Чөнки без инде әзер идек. Универсиададан соң калган инфраструктура безгә хәзер теләсә нинди зур чараларны уздырырга мөмкинлек бирә.

- Матчларны карарга барачаксызмы? Чемпионат үтә торган башка шәһәрләргә дә барырга планлаштырасызмы?
 
- Юк, матчларны карарга бармыйм, чөнки, беренчедән, эшем шактый күп: Сабан туйларында, төрле җирләрдә җырлыйсы бар. Икенчедән, футбол белән артык кызыксынмыйм. Башка шәһәрләргә барырга да планлаштырмыйм. Ләкин үзем музей һәм паркларга барырга җыенам, чөнки ул миңа кызык. Анда чит илдән килгән туристлар белән танышырга, чит телдә аралашырга мөмкинлек туа.
 
- Россия җыелма командасының җиңүгә мөмкинлекләре бармы икән? Сезнеңчә, кайсы ил чемпион титулын яулар?
 
- Дөресен генә әйткәндә, шанслары турында белмим. Ләкин Согуд Гарәбстаны белән матч нәтиҗәләренә караганда (Э.Р.: Россия җыелма командасы көндәшен 5:0 исәбе белән отты), безнең илнең шанслары бик зур дип уйлыйм. Шәхсән үзем Россия җыелма командасы өчен җан атам. Чемпион титулын алар яуласа, бик әйбәт булыр иде.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии