Юл һәлакәтеннән соң 3 ай хастаханәдә яткан Ринат Рәхмәтуллин: «Тимер җәл түгел, иң мөһиме – исән калдым»

Узган елны ноябрь ахрында популяр җырчы Ринат Рәхмәтуллин төнлә концерттан кайтып барганда рульдә йоклап китеп, йөк машинасы астына кергән иде. Машинасы йөрер хәлдә түгел, ә җырчыны реанимациягә салдылар.

 - 3 ай дәваханәдә ятып чыктым. Хәлләрем хәзер күпкә яхшырак. Кабырга, муен сөякләре – сынмаган җир бик аз калган иде. Машинам бик кыйммәтле булса да, тимер җәл түгел, исән калганыма Аллага рәхмәтлемен. Яңадан тугандай булдым. Һәр таңга сөенеп, тормышның кадерен белеп яшим.

Узган атнада хастаханәдән чыгардылар, бүген гастрольләргә чыгып киттем. Әлегә үз машинам юк, кешенекендә йөрим. Дөресерәге, әлегә башка мәшәкатьләр ныграк борчый. Авыр чакта янымда булган якыннарыма, туганнарыма бик рәхмәтлемен. Моннан соң, бик сак булырга иде. Арыган килеш рульгә утырмаска үз-үземә сүз бирәм, дип белдергән Ринат Рахматуллин "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии