Юлия Началованың әтисе кызына хушлашу сүзләрен әйтә алмый калган

- Көчле абсцесс, каны зарарлану. Йөрәге чыдамады, - дигән ул.
Исегезгә төшерәбез, рус эстрадасының популяр җырчысы Юлия Началова 38 яшендә озак вакыт каты авырудан соң үлде. Аның 13 яшьлек кызы калды. 
 
Әтисе сүзләренә караганда, кичә аның аягына ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Ләкин бу аны коткарып кала алмаган. Берничә сәгатьтән соң җырчы бакыйлыкка күчкән, дип яза ШК
 
Җырчының гаиләсе аның янында булган, ләкин якын кешеләренә соңгы сүзләрен әйтә алмый калганнар, чөнки Юлия берничә көн комада булган. Аны кайчан җирләячәкләре әлегә мәгълүм түгел.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии